Барлык яңалыклар
Социаль мохит
6 март , 21:05

Ана капиталы бер миллион сумга җитә, ди

Ай-һай, чынлап микән? 

Өч фракция депутатлары  Дәүләт Думасына икенче балага ана капиталын 1 миллион сумга кадәр арттыру турында закон проектын керткән. Берене бала өчен ана капиталы 756,7 мең сум тәшкил итәчәк. Үзгәрешләр 2025 елның 1 февраленнән гамәлгә керер дип көтелә.

Өченче бала өчен дә 1 миллион сум күләмендә  ана капиталы бирергә тәкъдим ителә, әмма ата-ана моңа кадәр аны рәсмиләштермәгән булу шарты белән.

Бүгенге көндә беренче бала өчен ана капиталы 631 мед сум тәшкил итә, икенче бала өчен аның суммасы– 833 мең сум.

Аңлатмалы язуда субсидия артуы ана капиталының башлыча торак шартларын яхшыртуга кулланылуы белән бәйле таләп ителә, ә 2022 ел башыннан торакка шартлар кинәт артты, дип билгеләнә.

Федераль Җыелышка юллама белән чыгыш ясаганда Владимир Путин ана капиталы һәм гаилә ипотекасы программаларын 2030 елга кадәр арттырырга тәкъдим итте. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: