Барлык яңалыклар
Социаль мохит
4 март , 15:19

Алар ике төрле пенсия алачак

Әйбәт булыр иде.

Махсус хәрби операциядә катнашкан әтисен яисә әнисен югалткан инвалид балалар һәм тумыштан инвалидлыкка ия балалар берьюлы ике пенсия түләве алырга мөмкин. Дәүләт Думасына  шундый закон проектын СВО буенча эшче төркем кертте. Бүгенге көндә  аңа уңай җавап алынган. Бу хакта Совет Федерациясе рәисенең беренче  урынбасары, СВО буенча эшче төркем җитәкчесе Андрей Турчак хәбәр итте.

Турчак сүзләренчә, бүгенге көндә закон буенча кеше бер генә пенсия ала ала, һәрхәлдә аны алыр өчен   берничә төр нигез булса да. Берьюлы берничә төр пенсиягә кайсыбер льготниклар гына  хокуклы – Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокадалы Ленинград халкы, космонавтлар,  һәлак булган хәрбиләрнең   ата-аналары һәм тол хатыннары.

“Безнең закон проекты  бу исемлекне инвалид балалар һәм тумыштан инвалидлыкка ия балалар белән тулыландырачак. Алар берьюлы ике – инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча – пенсия ала алачак”, – дип язган Турчак үзенең Телеграм-каналында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: