Барлык яңалыклар
Социаль мохит
29 февраль , 18:01

Алгы планда - көндәлек мәсьәләләр

"Үзе таныганча, Президент көндәлек әйберләргә, ягъни һәркемне борчыган проблемаларга зур игътибар бирде", - дип билгеләп үтте БР Иҗтимагый Палатасы әгъзасы Рита Некрасова, Владимир Путинның Федераль Җыелышка Юлламасына аңлатма биреп. 

Ил президенты тәкъдим иткән яңа милли проектлар гади кешенең тормышын сыйфатлы яхшырту һәм "кешеләр өчен югары яшәү дәрәҗәсен" булдыру өчен эшләнгән, ди Р.Некрасова. 

"Билгеле, узган алты ел эчендә, беренче милли проектлар эшли башлаганнан бирле, илдә дистәләгән еллар эчендә җыелган күп икътисади проблемалар хәл ителде. Хәзер Русия киләчәк турында уйлый. Бу киләчәкнең төп геройлары - гаилә, яшьләр, укытучылар, табиблар һәм гади кешеләр. Киләсе алты ел эчендә дәүләт мәгариф учреждениеләре, сәламәтлек саклау, дәүләт секторы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру һәм, ниһаять, дөньяда рус теле һәм мәдәниятен пропагандалауга зур акча салачак. Болар барысы да Русиянең яңа интеллектуаль, мәдәни, әхлак коды формалашуын күрсәтә. Гражданлык җәмгыяте, иҗтимагый оешмалар бу акциянең авангардында ", - ди Рита Некрасова.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: