Барлык яңалыклар
Социаль мохит
28 февраль , 01:15

1 марттан пенсияләр арта

Кемнәрнеке?

1 марттан 80 яше тулган пенсионерларның пенсияләре артачак. Шулай ук узган айда  инвалидлык буенча  элеккегегә караганда авыррак төркем билгеләгәннәргә дә пособие суммасы артачак. Моннан тыш, яз башыннан алып быел гыйнвар аеннан да соңга калмыйча  эштән киткән пенсионерларга да пенсияне арттырылачак. Хәзер мондый яңадан исәпләү эштән киткәч, дүртенче  айга түгел, ә  икенче айга ук башкарыла. Яңадан исәпләп түләүләр автомат рәвештә башкарыла, бернинди гаризалар язу кирәкми. 

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: