Уфада “Бәхет территориясе” хәйрия фонды һәм “Вся Уфа” телеканалының “Безнең өйнең яме” уртак проекты съемкалары дәвам итә. Кичә съемкаларда катнашу өчен Уфаның Бала йортына Анита Цой килгән. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә Каринэ Хәбирова хәбәр итте.
“Ул зур теләк белән яңа чыгарылыш съемкасында катнашты. Хәзер инде без барыбыз да бер яшьлек Эрнесның “Син безнең өйнең яме” дигән сүзләрне ишетүен түземсезлек белән көтәбез”, – дип язган Каринэ Хәбирова.
Исегезгә төшерәбез, моннан алда проект “Көмеш мәргән укчы” милли премиясенең “Хәйриячелек” номинациясендә җиңүче булган иде.
Бу проект ата-ана назыннан мәхрүм калган нәниләргә яңа гаилә табарга булыша. Проект геройлары – Башкортстанның балалар йортлары тәрбияләнүчеләре. Дүрт ел эчендә 90нан артык ролик төшерелгән, нәтиҗәдә 55 бала әти-әниле булу бәхетенә ирешкән.
Чыганак: bashinform.ru