Барлык яңалыклар
Социаль мохит
14 февраль , 15:24

Һәркемнең үз соравы, үз проблемасы...

Сенатор Олег Голов гражданнарны кабул итте.

https://vk.com/zashitnikiotechestvarb
https://vk.com/zashitnikiotechestvarb

Башкортстаннан сенатор Олег Голов “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалында гражданнарны кабул итте. Анда фонд филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина һәм Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Әлфит Нигамәтҗанов катнашты.

Сенаторга республика буенча 15 кеше мөрәҗәгать итте. Ике кеше видеоэлемтә аша бәйләнешкә чыкты. Филиалда әйтүләренчә, мондый элемтә беренче тапкыр оештырылган. Киләчәктә иң ерак авылларда яшәүчеләр дә үз проблемаларын җиткерә алсын өчен бу алымны актив кулланырга уйлыйлар.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе – сугышчыларның туганнары, әти-әниләре, тормыш иптәшләре. Һәркемнең үз соравы, үз үтенече, үз проблемасы. Сорауларның шактые тиешле ташламалар алу, медицина ярдәме, документларны рәсмиләштерү, көнкүреш мәсьәләләренә кагылышлы булды. Олег Голов бар мөрәҗәгатьләрне дә шәхси контрольгә алачакмын, дип белдерде. Фонд филиалында гражданнарны мондый кабул итүләр даими булачак, дип тә өстәде ул.

Әйткәндәй, “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалында юристларның, натариусларның, социаль хезмәтләрнең һәм психологларның консультацияләрен көн саен алырга була.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: