Барлык яңалыклар
Социаль мохит
14 февраль , 20:59

Октябрьский халкы гуманитар ярдәм җыюга кушылды

 Ватанны саклаучылар көне алдыннан Октябрьский халкы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә чираттагы гуманитар конвой җибәрү өчен әйберләр җыюны оештырды.

- Әйберләр җыюны шәһәрнең төрле почмакларында урнашкан ике ноктада оештырылды. Шәхси сектор, шәһәрнең тарихи өлеше халкы товарларны «Бердәм Русия» партиясенең җирле бүлегенә, ә күп фатирлы йортларда, яңа микрорайоннарда яшәүчеләр – Яшьләр сараена илтеп бирде, – ди Октябрьский шәһәренең «Бердәм Русия» партиясенең җирле бүлеге башкарма секретаре Юлия Функ.

Товарлар җыюда һәм посылкаларны төрүдә, узган елдагы кебек үк, Миңнегали Шәйморатов исемендәге штаб волонтерлары гына түгел, ә традиция буенча “Күп фатирлы йортт яшәүчеләр” проекты кысаларында якындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне җәлеп иттеләр.

- Бу бик мөһим эш, шул рәвешле  без   янәшәдә бер микрорайонда яшәгән ирләребезгә, улларыбызга, күршеләребезгә ярдәм итә алабыз.  Әлбәттә, алар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән, шулай да туган йорттан килгән посылка – ул якын дусның таянырдай ныклы иңе кебек, – ди 32нче санлы микрорайонда яшәүче волонтер Венера Гыйльметдин кызы.

Шулай ук штабта хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары, гаиләләреннән посылкалар кабул ителде. Тартмалар адресатларга исән-имин барып җитсен өчен аларның үзләрен җыю һәм  барлык әйберләрне саклык белән тутыру мөһим иде.

- Гуманитар конвойны үзаллы җибәрәбез яки машиналарыбыз республика кортежына кушыла. Шәһәр халкы гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Предприятиеләр дә читтә калмый, алар зур габаритлы йөк сатып  алып озаталар. Мәсәлән, соңгы тапкыр без егетләргә машина, мобиль мунчалар, су өчен резервуарлар җибәрә алдык, - дип сөйли Юлия Александровна.

“Кешеләрнең битараф булмавына, моның өстендә  “Халык фронты”ның актив эшләвенә килгәндә, “Бар да җиңү өчен” дигән зур   хәрәкәт  булдырганнар... Әлбәттә, дәүләт бу ярдәмсез дә яши ала, әмма кешеләрне туктатып булмый", – диде Путин "Ел йомгаклары" тапшыруында.

 "Әлбәттә, дәүләтнең, бигрәк тә әле, икътисад күтәрелеше вакытында, бу акчалары бар, әмма кешеләрнең үзләре җибәргән әйберләр... челтәрләр, бияләйләр, оеклар  бәйлиләр... Балалар  фронтка өч миллион хат язып җибәргән! Мондый хатлар егетләрнең  йөрәкләрен ничек җылытканын үзегез беләсез",  – диде президент русиялеләргә сокланып.

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: