Барлык яңалыклар
Социаль мохит
12 февраль , 15:38

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрне кайгыртып

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Бүген, 12 февральдә,  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елы чаралары планы турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның декабрендә төбәк җитәкчесе республиканың Дәүләт җыелышы–Корылтайга Юлламасында 2024 елны Башкортстанда Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елы дип игълан итте. Оператив киңәшмәдә Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова расланган план 153 пунктны үз эченә ала диде. Сүз сәламәтлекне саклау, реабилитацияләү һәм абилитацияләү, мәгариф һәм эшкә урнашу, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  кешеләрне  иҗади яктан үстерү, халыкның әлеге категориясенә ярдәм итү системасын норматив-хокукый тәэмин итүне камилләштерү, шулай ук алар өчен уңайлы мохит булдыру, бөтенрусия һәм республика дәрәҗәсендәге мәгълүмати-агарту чаралары, форумнар һәм ярышлар үткәрү, инклюзив спортны үстерү турында бара.

Эре проектлар арасында – 2024 елда «Салют» Республика реабилитация һәм мәгариф үзәген, социаль һәм хезмәт интеграциясе мультиүзәген, «Йолдыз» мәгариф үзәген, Уфада «Иминлек» геронтология үзәгенең яңа корпусын һәм Әлшәй районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Карлугач» дәүләтнеке булмаган пансионатын ачу.

– 2024 елның мартында өлкән яшьтәге инвалидларның аерым категорияләрен реабилитацияләүгә сертификатлар бирә башлыйбыз, – дип билгеләп үтте Ленара Иванова. – Шулай ук быел язын Уфада «Социаль такси» проектын һәм “Башкорт озын гомерлелеге. Туризм" программасы кысаларында республика буенча инклюзив экскурсия автобус турларын эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз.  

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча төбәктә социаль яклау һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм итү өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча эшче төркем оештырылды. Аның составына республика хакимият органнары, республиканың Баш медицина-социаль экспертиза бюросы һәм Башкортстан буенча социаль фонд вәкилләре, шулай ук республиканың Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары керде. 

Чыганак: glavarb.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: