Социаль мохит
25 Января 2024, 08:03

1 февральдән пособиеләр арта

Пособиеләр белән хаклар да арта шул...

1 февральдән Русиядә  социаль түләүләр һәм пособиеләр 7,4 процентка арта.

Русиянең Хезмәт министрлыгы әлеге артуларның 40 төрдән артык түләүләргә кагылуын белдерде. Индексацияләү автомат рәвештә башкарыла, гариза биреп торырга кирәкми.

Болар исәбенә: 

 *ана капиталы,

*бала тугач, бер тапкыр бирелә торган пособие,

*бала карау буенча айлык пособие,

*ветераннарга айлык акчалата түләү,

*айлык страховка түләве һәм башка социаль ярдәм чаралары керә.

Бу 20 миллионнан артык русиялегә кагылачак. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас