Социаль мохит
18 гыйнвар 2024, 06:38

Мондый гаиләләр саны 40ка арткан

Башкортстанда өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләр саны 40ка арткан. 2023 елда нәкъ шулкадәр өлкән яшьтәге кешеләр йорт һәм хәстәрлек тапкан. Төбәкнең Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген республикада шундый гаиләләрдә 120дән артык әби-бабай яши. Тагын берничә гаилә документларны рәсмиләштерү белән мәшгуль.

Өлкәннәрне  гаиләгә тәрбиягә алу – олы яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның яшәү рәвешен оештыру дигән сүз.  Ул ялгыз яши алмаган һәм үзе турында кайгырта алмаган кешегә гаиләгә урнашырга мөмкинлек бирә.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренчә, инде җиденче ел республика халкы өлкән яшьтәге кешеләрне үз гаиләләренә ала. "Мондый гаиләне хөкем ителмәгән һәм психик авырулары булмаган һәр эшкә сәләтле кеше булдыра ала. Өлкәннәр һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен опекуннарны сайлау белән республика социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм „Гаилә“ үзәкләре шөгыльләнә", — дип сөйләде министр.

Опекунлыкны ниче рәсмиләштерергә, тәрбиягә алучы гаиләне ничек табарга  икәнлеген,  бу эштә нинди документлар кирәклеген эш сәгате кысаларында  8-800-775-00-14, 8 (347) 286-51-05, 8 (347) 286-21-73 телефоннарына шалтыратып яисә Уфа, Менделеев урамы,  136 санлы йорт, 2 корпус адресы буенча барып белешергә мөмкин.

Чыганак: bashinform.ru 


 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас