Социаль мохит
8 гыйнвар 2024, 08:11

Ана капиталы барсына да тәтемәячәк

Кемнәр бу бәхеттән мәхрүм кала?

yur-gazeta.ruyur-gazeta.ru
yur-gazeta.ru

Ана капиталы февраль аенда индексацияләнәчәк.

Шулай итеп, 2024 елның 1 февраленнән ул 7,5 процентка артачак дип күзаллана. Ул чакта инде Ана капиталының күләме беренче бала өчен – 631 мең сум, икенче бала өчен 834 мең сум, ә моңа кадәр беренче бала өчен алган булса, 203 мең сум тәшкил итәчәк.

Ә төп яңалык: ул Русия гражданнарына гына биреләчәк. Шул рәвешле, законда туганда Русия гражданлыгы булган балаларга гына түләү каралган. Шул ук вакытта ана капиталын алучы да Русия гражданы булырга тиеш.

Мондый нечкәлекләр гражданлык турындагы закон белән билгеләнә. Мисал өчен, ата-аналарның икесе дә Русия гражданнары яки аларның берсе чит ил кешесе, әмма бала Русия территориясендә туган очракта ана капиталын алырга мөмкин.

Шулай итеп хәзер безнең илгә килгән һәм РФ гражданлыгы алган чит ил кешеләре моңа кадәр чит илдә туган балаларына ана капиталын ала алмаячак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас