Социаль мохит
3 Января 2024, 19:48

Инсаф, Нәзилә, Динар һәм Диләгә – сюрприз!

Сабыйлар сөенүен күрү - зур шатлык. 

БРның Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү буенча дәүләт инспекциясе начальнигы Урал Искәндәров иң игелекле һәм изгелекле “Теләкләр чыршысы” Яңа ел акциясендә катанашкан. Ул  Әбҗәлил районының Дәүләт авылында яшәүче  күп балалы Бәйрәмгуловларның хыялын тормышка ашыруда ярдәм иткән. Бәйрәмгуловлар аквапаркка бару турында хыялланган.

“Шундый Яңа ел теләген тормышка ашыру аеруча куанычлы, чөнки Яңа ел – онытылмас эмоцияләр, хатирәләр һәм тылсымга бай гаилә бәйрәме. 7 яшьлек Инсафка, 6 яшьлек Нәзиләгә,  4 яшьлек Динарга һәм 3 яшьлек Диләгә аквапаркка бару чын сюрприз булды. Балаларга бәйрәм һәм могҗизага ышаныч бүләк итү – без бүгенге көндә эшли алган иң мөһим нәрсәләр!” – дип язган Урал Искәндәров үзенең “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә.

Ведомство җитәкчесе Бәйрәмгуловларның дус һәм тату гаиләсенә Яңа 2024 елда сәламәтлек, шатлык, уңышлар һәм иминлек теләп калды. 

Чыганак: Урал Искәндәровның Телеграм-каналыннан / t.me/uraliskandarov/315

Инсаф, Нәзилә, Динар һәм Диләгә – сюрприз!
Инсаф, Нәзилә, Динар һәм Диләгә – сюрприз!
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас