

Башкортстанның Гаилә һәм хезмәт министрлыгында Кушнаренко районының Иске Гомәр авылында 70 урынга исәпләнгән дәүләтнеке булмаган пансионат булдыру турында концессия килешүенә кул куелды.
Инвесторы – “СОФИ” оешмасы. Проектны гамәлгә ашыру өстәмә рәвештә кимендә 29 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Концессия килешүе 45 елга төзелгән.
– Элек ябылган мәктәпне яңа социаль объект итеп реконструкция ясаганда, хәрәкәтләре чикле гражданнар өчен янгын хәвефсезлеген һәм уңайлы яшәүне тәэмин итү өчен кирәкле барлык нормативлар үтәләчәк Хәзерге вакытта бина 65 процентка тузган, – диде Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. – Һәм, иң мөһиме, шундый пансионатлар булдыру тәҗрибәсе күрсәткәнчә, яңа социаль объект барлыкка килү белән авыл җанланачак: үзенең пекарнясы, физиотерапия бүлеге, функциональ диагностика (ЭКГ, УЗИ) һәм процедура кабинетлары барлыкка киләчәк. Аларда күрсәтелгән хезмәтләр белән урындагы өлкән кешеләр дә куллана алачак. Яңа пансионат мәдәни чаралар үткәрү һәм күңел ачу өчен авылдашларны җәлеп итүнең яңа ноктасы булачак. Бу интернатта тәрбиядә булучыларның озак яшәве өчен бик мөһим.
70 урынның 42се социаль хезмәтләндерүнең стационар формасына мохтаҗ дип танылганнар өчен тәгаенләнә. Ягъни әлеге гражданнарны тәэмин итү өчен акча төбәк бюджетыннан түләнәчәк. Калган 28 урын коммерция нигезендә булачак.