Социаль мохит
27 декабрь 2023, 09:18

Психологик ярдәм кирәк булса

Төнлә йоклый алмый, уйланып ятасызмы? Сезне кемдер эзәрлекли кебек, гел нәрсәдәндер куркасыз...

Психологик ярәм кирәк булсаПсихологик ярәм кирәк булса
Психологик ярәм кирәк булса

 

Уфа шәһәрендә Пархоменко урамында яңартылган республика яшьләр психологик үзәге ачылды. Төзекләндерү эшләре Русиянең “Яшьләр өчен төбәк” яшьләр сәясәтен үстерү комплекслы программасы кысаларында башкарыла.

Үзәк 2006 елда ачылган булган. Ремонттан соң монда барсы да яңа: комплекслы психологик ярдәм алу өчен заманча шартлар тудырылган. Кешеләрне кабул итү бүлмәләре өй шартларына якын итеп җиһазландырылган, тренинг заллары, психолог-диагностика үзәге, арт-терапия остаханәсе, балалар өчен аерым уен бүлмәләре, конференц-зал, кино һәм спорт заллары бар. Нейролабораториядә заманча җиһазлар белән минең психологик хәленә диагностика үткәреп була һәм кирәк булса, дәвалану курсы билгеләнә.

“2022 елда Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык илебез төбәкләрендә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча иң яхшы комплекслы программага конкурс игълан итте. Без дә конкурста катнаштык һәм аның нәтиҗәләре буенча җиңү яулап, Республика яшьләр үзәге яңартылды. Киләчәктә аның филиалларын киңәйтергә уйлыйбыз”, - дип бәян итте БР Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.

Республика яшьләр психологик үзәгенең Стәрлетамак, Баймак, Дүртөйле, Благовещен шәһәрләрендә һәм Кыйгы районында филиаллары бар. Уфа шәһәрендәге үзәккә килеп тә комплекслы психологик ярдәм алу мөмкинлеге бар. Моның өчен 276-56-12 яки +79997573145  телефон буенча шалтыратып, язылырга кирәк. 

Автор фотосурәтләре.

Психологик ярәм кирәк булса
Психологик ярәм кирәк булса
Психологик ярәм кирәк булса
Психологик ярәм кирәк булса
Психологик ярәм кирәк булса
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас