Социаль мохит
21 декабрь 2023, 09:03

Бердәм пособиеңне озайттыңмы?

Башкортстанда 119,7 мең гаилә  бердәм пособие ала. 

Декабрьдә бердәм пособие түләү срогы чыккан гаиләләр 2024 елда акча алу өчен ай азагына кадәр социаль фондка гариза бирә алалар.

Социаль фондның  БР бүлекчәсендә   хәбәр итүләренчә, бу мәсьәләне алдан кайгырту ата-аналарга пособиене өзлексез алырга һәм кирәккән очракта аңа хокукны расларга мумкинлек бирә.

Гамәлдәге кагыйдәләргә ярашл, бердәм пособие 12 айга билгеләнә, бу срок тәмамлану беләе түләүләр килүдән туктый. Пособиене тагын бер елга озайтыр өчен, гариза язарга кирәк. Моны алдан да –  түләү срогы тәмамланганчы ай дәвамында – эшләп була. 2023 елның гыйнварыннан пособие алучылар өчен бу срок  декабрьнең ахырында  җитте. Шуңа гаиләләр түләүне озайту максатыннан Социаль фондка мөрәҗәгать итә ала.

Пособиене озайткан очракта, беренчел билгеләнүдәге кебек үк, гаиләнең мохтаҗлыгын билгеләр өчен Социаль фонд аның керемнәрен һәм милкен тикшерә. Пособие алучыларның күбесе өчен бу тикшерү процессы сизелмичә үтәчәк, чөнки Фонд кирәкле мәгълүматларны үзаллы тикшерәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас