

Алданган өлешчеләр проблемасы бу көннәрдә хәл ителәчәк, дип белдерде Башкортстан Башлыгы Дәүләт җыелышына еллык Юллама белән чыгыш ясаганда.
"Мин вәгъдә иткәнчә, якын көннәрдә без "алданган өлешчеләр“ проблемасын тулысынча хәл итәчәкбез. Биш ел эчендә 10 меңгә якын кеше хокукларын торгызды. Ил Хөкүмәтенә, территорияләрне үстерү федераль фондына, республикага, төзүчеләргә, хезмәттәшләремә бу мөһим эш өчен рәхмәт белдерәсем килә", — диде Радий Хәбиров.
Күптән түгел генә узган туры линия барышында республика җитәкчесе агымдагы елда хәлне "ябарга" өметен белдерде. 2023 елның ноябренә Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, төбәктә 22 проблемалы объект һәм 1,2 меңгә якын алданган өлешче калган.
Чыганак: bashinform.ru