

Республика Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларына еллык Юллама белән чыгыш ясаганда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, иң мөһим бурыч – махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина реабилитациясен, шул исәптән психологик, шифаханә-курорт дәвалануын алуда тиешле ярдәм күрсәтү.
“Инвалидлык алган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны сыйфатлы техник реабилитация чаралары белән тулы һәм вакытында тәэмин итүгә ирешергә кирәк. Квалификацияле белгечләр һәм тиешле җиһазлары булган әйдәп баручы клиникалар базасында максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле дәвалау һәм реабилитация оештыру кирәк. Киләсе елда сугыш ветераннары госпитале проектына керешәбез. Бу көчле реабилитация бүлеге булган 60 мең кв. метр мәйданлы зур комплекс булачак. Тагын бер юнәлеш – махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру, укыту һәм социализацияләү. Аларның һәрберсе һөнәр үзләштерүдә, эш табуда, иҗтимагый эшләрдә катнашуда безнең ярдәмгә лаек“, – дип билгеләде Радий Хәбиров үзенең еллык мөрәҗәгатендә.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 19 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларына еллык Юлламасы белән чыгыш ясады.
Чыганак: bashinform.ru