Социаль мохит
19 декабрь 2023, 05:38

Күп балалы гаиләләр арта

Шулай диде төбәк җитәкчесе. 

smolgazeta.rusmolgazeta.ru
smolgazeta.ru

Бүген, 19 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт Җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итә.

2024 елны ил Президенты Гаилә елы дип игълан итте. “Бу гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаиләләргә ярдәм күрсәтү – безнең үзгәрмәс өстенлекләр булырга тиешлеген тагын бер тапкыр ассызыклый”, – диде Радий Хәбиров.

Аның әйтүенчә, 10 ел эчендә республикада күп балалы гаиләләр саны чирек өлешкә (27,4 процентка) артып, 59 меңгә җиткән.

“Бу сан буенча Идел буе федераль округында – беренче, Русиядә җиденче урында торабыз. Бездә балалар туу күрсәткече ил буенча уртачадан югарырак. 230 меңнән күбрәк гаилә ташламалар белән куллана. Бала туу һәм аны үстерүгә бәйле айлык пособиеләр өчен быел без 25 миллиард сумнан күбрәк акча юнәлттек. Күп балалы гаиләләрдән булган һәм колледжларда тәләүле белем алучы 2,5 мең студентка уку хакын каплый башладык. Бу – яңа төр ярдәм”, – дип бәян итте төбәк җитәкчесе.

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас