

Быел республикада өч меңнән артык гаилә ана капиталыннан айлык түләүләр (түләүләрне билгеләү шартлары үзгәрү сәбәпле) ала башлады. Бу хакта төбәкнең Социаль фондында хәбәр итәләр.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елдан ана капиталыннан айлык түләү һәр өч яшькәчә булган балага, шул исәптән беренче балага да, түләнә. Моңарчы гаиләләр ана капиталын бу максатка икенче бала туганда гына юнәлтә алалар иде. Элек ата-аналар гаиләдә өч яшькәчә берничә бала булганда да бер түләү генә алалар иде.
Айлык түләүнең күләме гариза биргән вакытта төбәктәге балаларга булган бер яшәү минимумына тигез. Республикада 2023 елга балаларның яшәү минимумы 12271 сум күләмендә билгеләнгән. Яшәү минимумы суммасы үзгәргән очракта айлык түләү гаризасыз тәртиптә яңадан исәпләнә.
“Башкортстанда 27 578 сум тәшкил иткән бу түләү бер кешегә уртача керем ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Әгәр гаиләдә өч яшькә кадәр берничә бала булса, һәм аларның берсенә түләү алганда гаилә кереме ике яшәү минимумыннан артмаса, ата-аналар тагын бер балага түләүне рәсмиләштерә ала. Шул ук вакытта түләүгә гариза һәр балага аерым бирелә“, — диделәр БР буенча социаль фонд бүлекчәсенең матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru