

Дәүләт Думасы кичә, 14 ноябрьдә узган пленар утырышта, 2024 елда кайсыбер русиялеләргә пенсия арттыруга кагылган закон проектын хуплады. Тиешле документ икенче, өченче һәм актыккы укылышны үтте.
Властьлар түләүләр күләмен агымдагы ел йомгаклары буенча фаразланган инфляция процентына пропорциональ рәвештә арттыра. Русия банкы хаклар артуы 7-7,5 процентка кадәр тизләшер дип көтә. Федераль бюджеттан пенсияләрне арттыруга өстәмә рәвештә 234 миллиард сум юнәлдереләчәк, дип белдерде Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин.
Кемнәргә арта?
Эшләмәгән пенсионерларга
2024 елның 1 гыйнварыннан пенсиядәге 32 миллионнан артык эшләмәүче гражданнарга түләүләрне арттырырга тиешләр. 7,5 процентка страховка һәм инвалидлык буенча пенсияләр артачак. Фиксацияләнгән түләүне 8134 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим ителә. Чагыштыру өчен, 2023 елда бу сумма 7567 сум тәшкил итә, ә 2024 елда арттыруны исәпкә алмаганда ул 7915 сум булырга тиеш иде.
Нәтиҗәдә эшләмәгән пенсионерларның картлык буенча страховка пенсиясе, 1628 сумга артып, 23 405 сум тәшкил итәчәк, дип сөйләде хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
Хәрби пенсионерларга һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә
Документка ярашлы, 2024 елның 1 октябреннән хәрбиләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең пенсияләре 4,5 процентка артачак. Бу чара 2,7 миллионнан артык кешегә кагылачак. 2023 елда окладлар 10,5 процентка индексацияләнгән иде.
“2024 елда 7,5 процентка индексацияләнгәннән соң Русиядә айлык пенсиянең уртача күләме 23,2 мең сум тәшкил итәчәк”, – дип белдерде финанс министры Антон Силуанов.
1 сентябрь мәгълүматларына ярашлы, Русиядә барлыгы якынча 41 миллион пенсионер исәпләнә. Бүгенге көндә шуларның 33,6 миллионы эшләми һәм 7,6 миллионы эшли. Социаль фондта исәптә торучы гражданнарның уртача пенсияләре 19,58 мең сум тәшкил иткән.
Чыганак: lenta.ru