

Матвиенко өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә фатирлар бирергә тәкъдим иткән.
Өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә дәүләт фатирлар бирергә тиеш, дигән Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Федерация Советында Русиядә тууны арттыру темасына парламент тыңлаулары барышында. Ләкин, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Нина Останина фатирны өченче балага түгел, ә бишенчесе туганга гына бирергә кирәк, дигән. Шулай да, Матвиенконың күп балалы гаиләләргә фатир бирү идеясен ул хуплаган.
Шул ук вакытта депутат, өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә дә аерым төбәкләрдә түгел, ә бөтен ил буенча Ана капиталы түләргә кирәклеген белдергән.
Сез бу фикер белән килешәсезме?