Социаль мохит
7 ноябрь 2023, 19:45

Прокуратурага мөрәҗәгать иткәч кенә...

Безнең илдә шикаять язмыйча проблема хәл ителми инде ул...

БР Прокуратурасы.БР Прокуратурасы.
Фото:БР Прокуратурасы.

Благовар районында яшәүче яшь егет прокуратура катнашлыгыннан соң гына   үзенә тиешле торакны алуга ирешкән. Егет балигъ булмаган яшьтә  әти-әнисез калган һәм  ятим буларак торак бина алу хокукына ия булган. Әмма муниципалитет үз вакытында аңа торак бүлеп бирмәгән һәм егет прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Күзәтчелек органы тәкъдим иткәннән соң, муниципалитет ятимгә төзекләндерелгән фатир биргән. Прокуратура катнашлыгы ярдәмендә ятимнәрнең хокуклары торгызылган, дип хәбәр итәләр хокук саклау ведомствосында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас