Социаль мохит
7 ноябрь 2023, 16:29

СВОда һәлак булганнарның кредитлары гаиләләренә күчмәячәк

Чөнки туендыручысын югалткан гаилә өчен мондый бурыч күтәргесез авыр йөккә әйләнә.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган яисә яраланган кешенең кредит алу буенча  поручитель йөкләмәләре булган очракта, аның бурычлары гаиләсенә күчмәячәк. Дәүләт Думасы моңа кагылышлы законны беренче укылышта кабул итте.

Әлеге вакытта  махсус хәрби операциядә катнашучының үлеме очрагында мондый килешүләр буенча кредит йөкләмәләре аның якыннарына – хатынына,  әти-әниләренә яисә балаларына –  күчә.

“Туендыручысын югалткан гаилә өчен мондый бурыч күтәргесез авыр йөккә әйләнә. Беренче укылышта кабул ителгән закон проекты  хәрбинең үлеме яисә I төркем инвалиды булып танылган очрагында поручительлек килешүенә ярашлы йөкләмәләрне гамәлдән чыгара”, – диде Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас