+21 °С
Болытлы


Дәүләт Думасында күп балалы гаиләләрне һәм баласын ялгыз үстерүче ата-аналарны транспорт салымыннан азат итәргә тәкъдим иткәннәр.
"Өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрдән, шулай ук ялгыз ата-аналардан җиңел машиналары өчен салым түләтмәскә кирәк. Әмма транспорт төре 150 ат көченнән дә артмаска тиеш», — ди Дәүләт Думасының ЛДПР партиясе депутаты Ярослав Нилов.
Күп балалы гаиләләрнең чыгымнары күбрәк, әлбәттә, шуңа күрә бу тәкъдимне тормышка ашырсалар, яхшы булыр иде. Килешәсезме?