

Юл кагыйдәләрен бозарга яратучы водительләрнең кайберләре штрафка юлыкмас өчен машина номерларын каплап йөри яки үзгәртә. Башкортстан Думага моның өчен җәзаны катгыйлатырга тәкъдим итә.
Республика Дәүләт Думасына номерсыз яки үзгәртелгән номерлы машина белән идарә итүчеләр өчен җәзаны катгыйлату турында закон проектын карарга планлаштыра. Төзәтмәләрне административ хокук бозулар Кодексының 12.2 маддәсен кертергә тәкъдим ителә. Закон проекты авторлары булып Дәүләт Думасының Башкортстаннан депутатлары Динар Гыйльметдинов һәм Рафаэль Мәрданшин чыгыш ясаган.
Әлеге вакытта мондый тәртип бозулар өчен 5 мең сум күләмендә штраф яки бер айдан өч айга кадәр срокка машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Башкортстан штраф күләмен 10 меңнән 15 мең сумга кадәр арттырырга яки алты айдан бер елга кадәр "права"ларын тартып алырга тәкъдим итә.
Автор фотосы.