

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми рәвештә җәмәгать урыннарында вейплар тартуны тыйды. Хәзер урамда, шул исәптән складлар, транспорт, сәүдә объектлары, хастаханәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары территориясендә вейплар тарту тыела.
Күпләр вейпны тәмәкегә караганда зарарсызрак дип саный, хәтта тәмәке тартуны ташларга ярдәм итә дип уйлаучылар бар. Табиблар белдерүенчә, бу ялгыш фикер. Вейплар гади тәмәке тартуга караганда зыянлырак, алар шулай ук бәйлелелек китереп чыгара.
Балаларны бигрәк тә ул гадәттән сакларга кирәк. Табиблар искәртүенчә, вейп балигъ булмаганнар организмына зур зыян китерә, аларга дөрес үсәргә комачаулый, киләчәктә күп кенә куркыныч чирләр барлыкка килү хәвефен арттыра, баш мие үсешенә, фикерләү сәләтен киметә, борчылу, курку тойгысы барлыкка китерә.
Фото:mixyfotos.ru