

Өлкән буын кешеләре бүген дә җәмгыятькә файда китерергә, яшьләргә үрнәк булырга омтылып яши.
Илешнең өлкән яшьтәге кешеләре дә гаять актив тормыш алып бара. Мәсәлән, алар үзләре дә сәяхәтләрдә йөрергә ярата, күрше төбәкләрдән мәртәбәле кунакларны да еш кабул итәләр. 14 сентябрьдә ут күрше Татарстанның Актаныш районына кунакка килделәр. Әле июль аенда гына Актанышның ветераннар оешмасыннан 25 кеше составында Башкортстанда булган иде. Ул чакта аларны “Алая роза” комплексында кунак итәләр. Кунак ашы – кара каршы, диләр бит.
Башкортстаннан килгән кунакларны ике тугандаш республика чигендә, хозур табигатьле Сөн буенда каршыладык. Урындагы ветераннар оешмасының «Мирас» ансамбле очрашуны җыр-моңнары белән аеруча матурлады. Алга таба дуслык күперен данлаган очрашу Актанышның ветераннар йортында мул сый-нигъмәтле табын артында дәвам итте.
— Илеш районы ветераннар советы актив эшчәнлек алып бара, районда үткән барлык чараларда да катнаша, хаклы ялдагыларга төрле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм күрсәтә, – дип бәян итте Илеш районы ветераннар советының Яңа Аю авылы башлангыч оешмасы рәисе Сәгыйть Муллахмәтов.
Илеш районының Иске Кыргыз мәктәбенең тарих фәне укытучысы һәм белем учагы каршындагы музей директоры Илгиз Сәлимгәрәев белән әңгәмәләшнргә дә җай чыкты.
Өлкәннәрнең рухи дөньясын баету, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә алып барылган эшләр игътибарга лаек. Әлеге очрашу да дуслыкны данлады, ут күршеләрне очраштырды, күңелле аралашу бүләк итте. Ә инде чал чәчле, матур фикерле өлкәннәребез сәяхәте Актанышның данлы үткәнен туплаган “Туган як” музее һәм истәлекле урыннары белән танышып дәвам итте.
Яшь барса да, күңел картаймый икән. Өлкәннәребезнең тәҗрибәсе, осталыгы, алар тудырган матди һәм рухи кыйммәтләрдән башка зур уңышларга ирешә алмас идек. Ветераннарыбыз бүген дә үзләрен кирәкле шәхесләр итеп тоя. Алар иҗтимагый эштә дә, волонтёрлык һәм иҗади проектлар эшчәнлегендә дә актив катнаша.
Юлай НИЗАЕВ,
Татарстанның Актаныш районы.