Социаль мохит
28 сентябрь 2023, 07:07

НДФЛ-дан азат итәргә телиләр

Сүз  30 мең сумнан кимрәк керем алганнар турында бара. 

НДФЛ-дан азат итәргә телиләрНДФЛ-дан азат итәргә телиләр
НДФЛ-дан азат итәргә телиләр

ЛДПР фракциясеннән депутатлар төркеме Дәүләт Думасына аз керем алучылар өчен физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) түләтмәү турында закон проектын кертә. Сүз аена 30 мең сумнан азрак акча эшләүчеләр турында бара. 

Инициатива авторлары Русия Федерациясе Салым Кодексының 217нче маддәсенә үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Аның нигезендә 30 мең сумнан ким керем алучыларның физик затлар кеременә салымы 0 ставкалы булачак. Бу аларга эшләп тапкан акчаларының зур өлешен саклап калырга һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный проект авторлары.

Либерал-демократлар фикеренчә, физик затлар кеременә салымны гамәлдән чыгару өчен 30 мең сум оптималь чик булып тора: ул минималь хезмәт хакыннан ике тапкыр диярлек артык (2023 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы аена 16 242 сум тәшкил итә). Шуңа күрә тәкъдим ителгән ярдәм чарасы «аз керемле гражданнар өчен, чыннан да, сизелерлек булачак».

Әмма  Хөкүмәттә проектны эшләнелеп бетмәгән дип саныйлар — сәбәбен әлеге чарадан аз керемле кешеләр генә файдаланмаячак, дип аңлаталар.

Бүгенге көндә Русиядә физик затларның кеременә салым ставкасы — 13 процент, еллык кереме 5 млн сумнан артып киткәннәр өчен 15 процент тәшкил итә. 

Чыганак: tass.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас