Барлык яңалыклар
Социаль мохит
22 сентябрь , 09:10

Тиздән пенсияләр һәм социаль пособиеләр артачак

Хаклар көне-төне артканда пенсияләрне дә арттыру кирәк инде. 

2024 елның 1 гыйнварыннан Русиядә пенсияләр артачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча дәүләт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте.

“Яңа елдан, 1 гыйнвардан, ә соңыннан 1 февральдән барлык төр социаль пособие һәм түләүләрнең индексациясе буенча тиешле үзгәрешләр көтелә”, – диде ул.

Моңа кадәр икътисадчы Юлия Финогенова 2002 елга кадәр эшли башлаган русиялеләрнең пенсияләренә булган өстәмәләр турында искә төшергән иде. Бу вакытка кадәр эшли башлаучылар өчен пенсия капиталы 10 процентка арта.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в