

Башкортстанда пенсиянең уртача күләме 19 меңнән артып киткән дип хәбәр итәләр Башкортстанның Статистика хезмәтеннән.
Август анда пенсионерлар уртача 19119,8 сум акча алган.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, пенсия 6,5 процентка арткан. 2022 елның августында ул уртача 17,9 мең сум булган.
Әйткәндәй, бүген республикада 1 миллион 137 меңнән күбрәк пенсионер яши. Аларның 166 меңнән күбрәге пенсия дә ала, эшләп тә йөри.
Ил җитәкчесе Владимир Путин еллык Юлламаларында һәрвакыт пенсионерларның социаль хәлен яхшырту кирәклеген әйтә. Әмма пенсия артканчы товар һәм хезмәтләр хакын куып тотарлык булмый инде...