

2024 елның 1 гыйнварыннан инвалид балалар үстерүче ата-аналар һәм опекуннар социаль түләүдән мәхрүм калмыйча эшкә урнаша алачак. Моңа кагылышлы приказ проектын Русиянең Хезмәт министрлыгы әзерләгән.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, пособиеләр ата-аналар яисә балаларның опекуннары тулы булмаган, яисә ярты көнгә, дистанцион рәвештә, өйдә эшләү шарты белән, авторлык хокуклары килешүе нигезендә эшкә урнашса сакланачак. Шулай ук бу яңалык шәхси эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә кагыла.
Әлеге вакытта инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар һәм опекуннар өчен билгеләнгән түләү күләме 10 мең сум тәшкил итә. Бүгенге көндә аны бары тик эшләмәүче гражданнар гына ала.
Чыганак: bashinform.ru