

Республикада ятим балаларга шәхси ихтыяҗлары өчен акча бирмәкчеләр.
Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров әйтүенчә, федераль законга ярашлы, төбәкләр ятимнәргә ярдәм итүнең өстәмә төрләрен билгели ала. “Һәм без Башкортстанда шундый өстәмә чара әзерләдек”, – диде ул.
Ятимнәр йортларында тәрбияләнүче балаларга көндәлек чыгымнар өчен акчаны ай саен бирү планлаштырыла, диелә закон проектында. Моның өчен 2,5 миллион сум акча кирәк булачак.
Төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова аңлатуынча, гаилә тәрбиясенә булышлык итүче үзәкләрдә яшәүче барлык балаларны да (бүгенгә 15 үзәктә 494 бала яши) дәүләт тулысынча тәэмин итә. Әмма бу аларның җәмгыятькә яраклашуын бераз чикли дә. Әйтик, аларның кайсыберләре кесәләрендә акча булмаганлыктан кибетләрдә урлаша башлый. Ятим балаларны үзаллылыкка, акча белән эш итүгә өйрәтү һәм әти-әниләре кесә акчасы биргән балалар янында үзләрен ким тоймасыннар өчен министрлык тарафыннан әлеге закон проекты әзерләнгән.
Андрей Назаров ятимнәрне социаль яклауга кагылышлы төбәк законынна әлеге башлангычны кертү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.