

1 сентябрьдән Башкортстанның җәмәгать транспортында йөрү бәясе 8 сумга арзанрак булачак. Дүрт айга-2023 елның 31 декабренә кадәр ”Мир” түләү системасы Башкортстанның җәмәгать транспортында йөрүгә ташлама бирә. Смартфонга йөкләнгән милли карта белән юл йөрү өчен түләгәндә, пассажирдан автомат рәвештә 8 сумга азрак бәя алып калына. Бу турыда Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында узган матбугат конференциясендә кичә, 31 августта, хәбәр иттеләр.
Тәкъдимнән файдалану өчен, юл хакын телефон ярдәмендә түләгез. Моның өчен “Мир" картасын тәүдә мобиль сервисларның берсенә (Mir Pay яки Samsung Pay) йөкләргә кирәк. Кушымталар Android телефоннарында эшли, гаджетта контактсыз түләү функциясе (NFC) эшләргә тиеш.
“Ташлама элемтәсез банк карталарын кабул итү терминаллары белән җиһазландырылган автобусларда, троллейбусларда һәм трамвайларда йөрүгә кагыла. Хәзерге вакытта республикада мондый транспорт чаралары 5,5 меңнән артык исәпләнә. Бүгенге көндә Башкортстанның җәмәгать транспортында юл хакын түләүнең акчасыз ысулы өстенлекле. Бу түләү төренә транзакцияләрнең 82% тан артыгы туры килә», – диде БРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов.
Чыганак: transport.bashkortostan.ru