

Башкортстанда 1 сентябрьдән алып 1 октябрьгә кадәр Өлкәннәр көненә багышланган чаралар узачак. Аларның максаты – өлкән яшьтәгеләргә, картларга, ялгыз кешеләргә, сугыш ветераннарына, аерып әйткәндә, Бөек Ватан сугышы катнашучылары һәм инвалидларына, тыл хезмәтчәннәренә, тол хатыннарга һәм сугыш балаларына күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту.
Айлык кысаларында республиканың медицина оешмаларында өлкәннәр өчен Ачык ишекләр көне узачак, гериатрия кабинетлары (гериатрия кабинетында төрле авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү һәм аларны карау белән шөгыльләнәләр) эше активлаштырылачак.
Шулай ук сентябрь аенда табиб-белгечләр чит кешеләр хәстәрлегенә мохтаҗ пациентларның өйләре буйлап йөреп, аларны комплекслы медицина тикшерүе белән тәэмин итәчәк, таләп ителгән очракта медицина вакцинация оештырылачак.
Инвалидлык төркемен билгеләү яки көчәйтү өчен медицина күрсәтмәләре булган гражданнарны медик-социаль экспертлар комиссиясе тарафыннан яңадан тикшерүгә җибәрү планлаштырыла.
Чыганак: bashinform.ru