

Башкортстанда август аенда пенсияләрнең берничә төре индексацияләнәчәк. Сүз эшләүче пенсионерлар өчен түләүләр һәм туендыручысын югалтучылар турында бара.
Русиянең Социаль фонды яңадан исәпләүләр ясаячак. Узган ел эшкә урнашкан пенсионерларга түләүләрне арттырачаклар. Русиянең Социаль фонды мәгълүматлары буенча, Башкортстанда яңа пенсия күләмен 219 мең кеше алачак. Хезмәт хакы күбрәк булган саен, түләү күбрәк булачак.
Моннан тыш, туендыручысын югалту уңаеннан тагын бер пенсия индексацияләнәчәк. Социаль фонд автомат рәвештә төзәтмәләр кертәчәк, пенсия алучылардан өстәмә гаризалар таләп ителми, дип билгеләнә аңлатмаларда.
Чыганак: bashinform.ru