+21 °С
Болытлы


Русиянең махсус операциясендә катнашучы башкортстанлыларның балаларын мәктәпләрдә уку ахырына кадәр бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәчәкләр. Тиешле карарга республика башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
Сүз 5-11 сыйныф укучылары турында бара. Ярдәм чарасыннан файдалану өчен туганлык дәрәҗәсен раслаучы гариза һәм хәрби комиссариаттан белешмә кирәк. Документларны шәхсән алып килергә дә, гомум белем бирү учреждениесенең электрон почтасына да җибәрергә мөмкин.
Чыганак: bashinform.ru