Социаль мохит
27 июль 2023, 08:15

Өстәмә ярдәм алачаклар

Дәүләт Думасы депутатлары бу җәһәттән закон кабул итте.

Өстәмә ярдәм алачакларӨстәмә ярдәм алачаклар
Өстәмә ярдәм алачаклар

Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өстәмә ярдәм алачак – Дәүләт  Думасы депутатлары өченче укуда инвалид балалар өчен шифаханәләрдә һәм лагерьларда инклюзив ял өчен еллык квота билгеләүне күз уңында тоткан закон кабул итте.

     "Законны кабул итү үзенчәлекле балалар өчен ял итү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Махсус лагерьлар күп түгел. Ләкин сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тернәкләнү, көч туплау, яңа позитив тәэссоратлар алу аеруча мөһим. Аларның җәй буена өйдә калулары дөрес түгел", - дигән иде элегрәк парламент спикеры Вячеслав Володин.

    Спикер сүзләренчә, төзәтмәләр үз көченә кергәч, төбәкләр  инклюзив ял өчен квоталар урнаштыра, аннары аларны балалар лагерьлары арасында бүлеп бирә алачак.

    "Инвалид балалар үскән гаиләләргә өстәмә яклау кирәк. Бу мәсьәлә  – безнең  эштә өстенлекләрнең берсе", - дип өстәде Вячеслав Володин.

   Башкортстанның балалар лагерьларында сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен 13 инклюзив смена оештырыла.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас