Социаль мохит
26 июль 2023, 01:56

Путин хезмәт хакларын арттырырга кушкан

Болай булгач, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең финанс хәлләре яхшы якка үзгәрәчәк. 

Путин хезмәт хакларын арттырырга кушканПутин хезмәт хакларын арттырырга кушкан
Путин хезмәт хакларын арттырырга кушкан

Русия Президенты Владимир Путин бюджет өлкәсендә кадрларның бетүе куркынычы турында белдерде. Шуңа бәйле рәвештә ул хезмәткәрләрнең хезмәт хакын вакытында индексацияләргә кушты.

"Хөкүмәтнең игътибарын шуңа җәлеп итәм: бюджет өлкәсендә эшләүче белгечләрнең хезмәт хакларын күтәрергә кирәк, югыйсә халык ул урыннардан китеп бетәчәк. Аларны вакытында индексацияләргә кирәк»,— диде Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә. Аның сүзләре Кремль сайтында дә теркәлгән.

Әйткәндәй, 2023 елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен 18 678 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас