Социаль мохит
21 Июля 2023, 07:21

Ана капиталын вкладка салып буламы?

Ана капиталын куллану даирәсе елдан-ел киңәя.

rv-news.rurv-news.ru
Фото:rv-news.ru

Ана капиталын куллана алмыйбыз. Безнең фатирыбыз бар, ә башка вариантлар кызыксындырмый. Күптән түгел Дәүләт Думасында гаиләләргә бу акчаларны вкладларга салып, алардан процент алырга тәкъдим итүләрен ишеттек. Мондый идеянең перспективасы бармы икән?

–Чынында бу тәкъдим гаиләләргә дә, банкларга да, хәтта дәүләткә дә отышлы булмастыр, – дип исәпли Финанс университеты доценты Светлана Зубкова. – Иң элек шуны әйтергә кирәк, дәүләт ел саен ана капиталын фактик инфляция дәрәҗәсендә индексацияли килә, ә депозитлардан алынган керем һәрвакыт бу дәрәҗәгә җитеп бетми.

Әгәр  ана капиталын салыр өчен  банкларны арттырылган керемле аерым вкладлар төре булдырырга мәҗбүр итсәләр, бу финанс эшкуарлыгы өчен зыянга булачак. Әгәр андый вкладларны  алуга берничә ел  тыю кертелсә, бу инде  шул вакыт эчендә ана капиталын кулланырга теләкләре барлыкка килгән гаиләләр өчен отышсыз булачак.

Читайте нас