

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча вакытыннан алда эшкә чыккан гражданнар өчен ел ярымга кадәр бала карау буенча түләнелә торган пособиене саклаучы төзәтмәләр эшләде.
Хөкүмәттә белдерүләренчә, кайда яшәүләренә карамастан, хезмәт хакы да, пособие дә алган хатын-кызлар өчен бу ярдәм чарасы булып торачак.
Балага яшь ярым тулганчы ай саен түләнә торган пособие – страховка түләве, дип билгеләнә. Аның күләме ана кешенең ике ел дәвамында алган хезмәт хакына бәйле һәм уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә.
Гаиләне яклау буенча оешмалар ассоциациясе рәисе Мария Филина фикеренчә, бу башлангыч “һичшиксез прогрессив”. Әмма аны гамәлгә ашырыр өчен балалар бакчасында нәниләр өчен яслеләрдә урыннар булуын закон нигезендә гарантияләргә кирәк, дигән белгеч.
Чыганак: lenta.ru