Барлык яңалыклар
Социаль мохит
13 апрель 2023, 20:33

Кеше милеге белән кызыксынырга ярамый

Штраф түләтәчәкләр. 

Кеше милеге белән кызыксынырга ярамый
Кеше милеге белән кызыксынырга ярамый

Бүген Дәүләт Думасы күчемсез милек дәүләт реестрыннан мәгълүматларны өченче затларга саткан һәм Росреестрның күчермә сайтларын булдырган өчен административ җаваплылык турында закон проектын икенче укылышта кабул итте. 

Төзәтмәләргә ярашлы рәвештә, физик затлар өчен штраф 15 мең сумнан 25 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк,

вазифаи затлар өчен 40 меңнән 50 мең сумга кадәр,

эшкуарлар өчен-80 меңнән 100 мең сумга кадәр.

Юридик затлар өчен 50 меңнән 400 мең сумга кадәр.

Законны кабат бозган өчен штраф арттырылачак. Росреестрга даими рәвештә охшаш сайтларга каршы көрәш алып барырга туры килә, ел саен дистәләгән шундый сайтны  яптыра. Мондый "ят" ресурслар Бердәм күчемсез милек турында дәүләт реестрыннан мәгълүмат алып сатудан елына берничә миллиард сум акча эшли.

Шул ук вакытта алар биргән мәгълүматлар, гадәттә, дөреслеккә туры килми, бу еш кына килешү төзелгәннән соң ачыклана. Хәзер мошенниклар булдырган сайтлар белән көрәшү җиңелрәк булачак.

Росреестрның чын сайтының адресы: https://rosreestr.gov.ru/

Кадастр палатасы — https://kadastr.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: