Барлык яңалыклар
Социаль мохит
9 апрель 2023, 11:36

Бакчада машина юарга ярамый

Елга-күлләргә машина белән килеп ял итүчеләр өчен дә штрафлар каралган.

Бакчада машина юарга ярамый
Бакчада машина юарга ярамый

Яңа закон чыккан: бакчачылык ширкәтләре территориясендә машина юган һәм ремонтлаган өчен штраф сала башлаячаклар. Аның күләме 3-5 мең сум булачак. Әгәр җирне пычрануы ачыкланса, штраф 10 мең сумга кадәр артачак.

Елга-күлләргә машина белән килеп ял итүчеләр өчен дә штрафлар каралган. Су саклау зонасының озынлыгы сулыкның озынлыгына бәйле, озынлыгы 10 чакрымнан артмаган кечкенә елгаларның яр буена – 50 метр, 50 километрдан артыграк булган сулыкларга машина белән 100 метрдан да якынрак килергә ярамый, ә диңгез су саклау зонасы ярты чакрым тәшкил итә.

Асфальт яки вак таш җәелгән юл хакында сүз бара икән, бу очракта елга яки күлгә рөхсәт ителгәннән якынрак килергә мөмкин. Бу таләпне бозган өчен штраф күләме физик затлар өчен – 5 мең, оешмалар өчен 400 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: