Барлык яңалыклар
Социаль мохит
6 апрель 2023, 10:09

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары өчен

Бу мәгълүмат сезнең өчен. 

Владимир Путинның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү Дәүләт фонды булдыру турындагы указы 3 апрельдә дөнья күрде. Күп тә үтми Башкортстанда фондның төбәк бүлекчәсе ачылу хакында билгеле булды. Республика өчен ярдәм күрсәтүнең  куәтле федераль чарасын булдыру көтелмәгән хәл булды дип әйтеп булмый: моңа җирлек  МХО башыннан ук әзерләнә килде.  Мисал өчен, былтыр октябрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү фонды төзергә һәм хәрбиләргә ярдәмне җыеп, аны хәвефсезлек таләпләренә ярашлы МХО зонасына озатыр өчен логистик үзәк булдырырга кушкан иде.  Дәүләт фонды барлыкка килү белән бу эш нәтиҗәлерәк булачак.

Бүгенге көндә республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү инфраструктурасы гамәлдә инде. МХОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән җыелган чыганакларны бер җирдә туплар өчен Башкортстанда “Салават” фонды һәм мобилизацияләнгәннәргә ярдәм күрсәтүнең бердәм логистик үзәге булдырылган. Охшаш структуралар муниципалитетларда да ачыла.  Мәсәлән, Стәрлетамакта шәһәр хакимияте, җәмәгать оешмалары һәм бизнесның уртак көче белән  ярдәм үзәге ачылган. Биредә “бердәм тәрәзә” режимында хәрбиләр, аларның туганнары һәм якыннар волонтерлар, консультация, юридик һәм медик-психологик ярдәме алала. Үзәктә бу ярдәмне күрсәтергә теләүчеләрне дә көтеп калалар. Күптән түгел шундый ярдәм үзәге Нефтекамада да ачылды. Ул  халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең барлык структуралары белән элемтәдә торачак.

Республикадагы бу ярдәм күрсәтү инфраструктурасы Дәүләт фондының төбәк бүлекчәсенең нигезе була яисә аерым юнәлешләрдә аның эшчәнлеген көчәйтә алыр иде. Якын арада бу төгәл билгеле булачак. Әлегә исә шулар билгеле, Дәүләт фондында 3  -  социаль, медицина һәм иҗтимагый проектларга караган блок - булачак. Бу хакта  БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин  хәбәр итте. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: