Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә күп балалы әтиләргә вакытыннан алда пенсия билгеләү мәсьәләсен өйрәнергә һәм бу хакта 1 октябрьгә кадәр җавап әзерләргә йөкләмә бирде. Кремль сайтында бу хакта: “Күп балалы әтиләргә картлык буенча страховка пенсиясен вакытыннан алда билгеләү мөмкинлеген карарга”, – диелгән.
Русиялеләрнең бу категориясенә вакытыннын алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге хакында 1 июньдә билгеле булды. Бу идея турында “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләнүче гаиләләр белән очрашу барышында фикер йөрткәннәр иде.
Бүгенге көндә пенсиягә иртәрәк күп балалы аналар гына чыга.
Чыганак: lenta.ru