Барлык яңалыклар
Социаль мохит
28 март 2023, 12:03

50 табиб 1 миллион сум алачак

Шартлары нинди икән?

ru.dreamstime.com
Фото:ru.dreamstime.com

Халкы 25 мең кешедән артмаган торак пунктларда эшләүче табиблар миллионышар сум акча алачак. 2023 елдан алып ел саен бу түләүгә 50шәр белгеч өмет итә ала. Бу хакта хөкүмәт утырышында сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерде.

Моннан тыш, ул “Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклауны үстерү” дәүләт программасы ярдәмендә өстәмә 1787 кешене санатор-курорт дәвалануга җибәрү мөмкинлеге булачак, диде. Шулай ук бүленгән чыганаклар  исәбенә дарулар җитештерү өчен  бер мең литр кан әзерләү планлаштырыла, дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе.

Проект кызыксынучанлык белдергән барлык министрлык һәм ведомстволар белән билгеләнгән срокларда расланган. Әлеге вакытта ул Республика Башлыгы хакимиятендә тикшерү үтә. Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров карар проектын хуплаган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: