Барлык яңалыклар
Социаль мохит
17 март 2023, 08:40

Мәдәният хезмәткәрләренә - 1 миллион сум акча

Дәүләт ярдәм итәргә булган. 

Мәдәният хезмәткәрләренә - 1 миллион сум акча
Мәдәният хезмәткәрләренә - 1 миллион сум акча

Башкортстанда авылларга яки бәләкәй шәһәрләргә күченеп кайткан мәдәният хезмәткәрләренә 1 миллион сум акча биреләчәк Мондый указга кичә республика башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Документ нигезендә, 2023 елда дәүләт яки муниципаль мәдәният учреждениеләренең яки мәдәният өлкәсендә өстәмә белем бирү учреждениеләренең 30 хезмәткәренә 1 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк.

50 меңгә кадәр кеше яшәгән авылга яки бәләкәй шәһәрләргә килгән белгечләр бу түләүгә дәгъва итә ала.

Моныңфайдасы булырмы, сез ничек уйлыйсыз?

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: