Барлык яңалыклар
Социаль мохит
16 февраль 2023, 09:53

СВОда катнашучылар өчен ярдәм үзәге ачылды

Республикада мондый үзәкләр юк иде. 

Рустем Газизов/vk.com
Фото:Рустем Газизов/vk.com

Стәрлетамакта махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү үзәге ачылды. Республикада моңа охшаш үзәкләр юк әле.  

Үзәктә “бердәм тәрәзә” режимында хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары, шулай ук хәрбиләр үзләре дә волонтерлык, консультацион, юридик һәм медик-психологик ярдәм алала. Моннан тыш, бирегә шундый ярдәмне күрсәтергә әзерләр дә мөрәҗәгать итә ала.

“Стәрлетамакта ярдәм үзәген без узган елның ноябрендә үк предприятиеләр директорлары советы утырышында ачарга карар иткән идек. Идеяне совет рәисе Эдуард Давыдов бирде. Шулай итеп, уртак тырышлыклар белән берничә ай эчендә  үзәкне әзерләп, җиһазлау мөмкинлеге туды. Ярдәмгә аеруча мохтаҗлар өчен бу үзәк ярдәм итәр, дип ышанам”, – диде шәһәр мэры Рөстәм Газизов.

Ярдәм үзәге Ходайбирдин урамындагы 122 санлы бинада урнашкан. Эш режимы: 10.00нан алып 20.00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 10.00нан алып 14.00 сәгатькә кадәр. Якшәмбе – ял көне. Барлык сораулар буенча 8(929)-75-74-892 номерын җыеп, мөрәҗәгать итәргә була. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: