Барлык яңалыклар
Социаль мохит
12 февраль 2023, 14:27

Аларны ана капиталыннан мәхрүм итәргә телиләр

Кемнәр турында сүз бара?

abnews.ru
Фото:abnews.ru

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов чит илдә бала тапкан русияле хатыннарны ана капиталыннан мәхрүм итәргә тәкъдим иткән.

Парламентарий фикеренчә, хатын-кызлар үзләренә һәм туасы балаларына ике гражданлык тәэмин итәр өчен махсус чит илгә китә, шуңа алар Русия социаль программаларына өмет итәргә тиеш түгел.

“Шуңа күрә чит илгә бала табарга баручылар ана капиталына өмет итәргә  тиеш түгел. Әгәр йөкле хатын Аргентинага  барып, анда бала тудырыр өчен акча түли икән, аның хакта Аргентина кайгыртсын”, – дигән Милонов.

Депутат фикеренчә, ана капиталын алыр өчен баланың да, ананың да Русия гражданнары икәнлекләрен күрсәтү кирәк. Милонов шуны да өсти: РФдәге кебек социаль программалар башка бер илдә дә юк.

Ә сез, дуслар, бу тәкъдим белән килешәсезме? 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: