Барлык яңалыклар
Социаль мохит
2 февраль 2023, 09:16

63,6 миллиард сумлык кредит каникуллары бирелгән

Сүз мобилизациягә эләккәннәр һәм аларның гаилә әгъзалары турында бара. 

Ә.Бикмурзина.
Фото:Ә.Бикмурзина.

Русиядә банклар 2022 елның сентябрь ахырыннан алып  31 декабренә кадәр   махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларына 63,6 миллиард сумга кредит каникуллары рәсмиләштергән.

Моннан тыш, октябрь-декабрь айларында мобилизациягә эләккән кече һәм урта бизнес хуҗаларына гомум суммасы 395,5 миллион сумлык 0,4 мең кредит бирелгән.

Әйткәндәй, Русия Банкы былтыр хәрбиләрдән һәм аларның гаилә әгъзаларыннан кредит каникуллары бирүдән баш тартуга яисә бурычларны сызып ташлауга кагылышлы меңгә якын шикаять алган.

“Шикаятьләрнең 10 процентка якыны, шул исәптә  каникулларның срокларын да дөрес билгеләмәү яисә каникуллар бирелгәч, процентларны дөрес исәпләмәү һәм  булмаса бурычларны сызып ташлау, урынлы дип табылган. Проблемаларның шактый өлеше программа белән тәэмин итүне эшләп бетерерү һәм аны яңадан гамәлгә кертү, хезмәткәрләрне кыту, инструкция һәм регламентларга үзгәрешләр кертү белән белән бәйле иде”, – диләр Русия Банкының матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә кредиторлар белән күзәтү очрашулары үткәрелгән, кимчелекләрне бетерү буенча адреслы киңәшләр юнәлтелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: