Барлык яңалыклар
Социаль мохит
25 гыйнвар 2023, 22:29

Тормыш сыйфаты яхшырганмы?

Рейтинг саннары ни сөйли?

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Бүген Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары – финанслар министры Лира Игътисамова рәислегендә киңәшмә үтте.

Анда ил гражданнары тормышы өчен сыйфатлы мохит булдыру буенча төбәкләрдәге башкарма власть органнарының тырышлыгын бәяләү рейтингының 2022 нәтиҗәләре тикшерелде.

“Республика Русиянең 85 субъекты арасында – 25нче урында, ә Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында 7нче урында тора. 2021 елда Башкортстан илдә – 40нчы, ә Идел буе төбәкләре арасында 9нчы баскычта иде”, – диде Лира Игътисамова.

Киңәшмә ахырында ул, рейтинг нәтиҗәләрен өйрәнеп, проблемалы зоналарны билгеләргә, сәбәпләрен ачыкларга һәм аларны хәл итү юлларын барларга кушты.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: